65 елдан соң күчеш. Шигырь бәйрәменең урынын күчерү турында татар зыялылары ни дия?
Казанда традицион Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янында үткәрелмәячәк. Ул быел яңа урында узачак – Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданына күчә. Бөтенләйгәме, вакытлычамы – билгесез.
Искәрмә: 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелүче әлеге бәйрәм узган гасырның 60 нчы елларыннан ук Тукай һәйкәле янында үтә иде. «Интертат» аның тарихын да язган иде.
Быел исә бәйрәмнең күчүе билгеле булды, һәм ул очраклы рәвештә генә ачыкланды. Бу күчеш турында рәсми мәгълүмат булмады.