Шәйхразиев Илгиз Рәхимҗан улы 1988 елның 10 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Яр Чаллы шәһәренең 29нчы татар гимназиясендә укый, аны тәмамлагач, Казанга мәдәният һәм сәнгать университетына дирижер-хоровикка укырга керә. Бүгенге көндә җырчы, җырлар авторы, «Yummy music» лейблы резиденты.
Әйдә, беренче иң җылы балачак хатирәң белән уртаклашып кит әле.
Мин балалар ятагында ятканда, минем яныма килеп, җизни абый «ии-ли-ли» дигән иде, уйлап куям: бу – минем иң беренче балачак хатирәмдер.