«Tatar by Tubetey» рестораннары милли аш-су белән җәлеп итә. Әйтергә кирәк, шәхсән үземнең дә әлеге урынга беренче килүем түгел. Шуңа да биредәге кухняның яхшы булуын тулы җаваплылык белән әйтә алам. Килеп керүгә, елмаеп, Галимҗан абый каршы алды. Галимҗан бабай Кормашев ресторанда хостес булып эшли, ягъни ул кунакларны каршы алып, өстәл артына утырта, аш-су, татар дөньясы белән таныштыра, һәркемне якты йөз, ихлас сүз белән каршы ала.
Биредә ураза тотучы мөселман кардәшләребез өчен бар әйбер уйланылып эшләнгән.