Кеше язмышы гел туры гына бармый, барыбыз да яшәү дәверендә төрле сынаулар аша үтә. Сынаулар да төрле. Автор-башкаручы Ринат Рахматуллинның концертын карагач, шундый уйлар белән кайттым. Гадәттә, җырчылар концертларында да, социаль челтәрләрдә дә тормышларының бары тик матур, күңелле яклары турында гына сөйли. Ринат Рәхмәтуллин исә концертында язмышының күңелсез мизгелләре турында сөйләде. 30 ел гомер иткән хатыны белән аерылуын, әнисе белән әтисенең инде янында булмауларын, төрмәдә утырып чыгуын һәм башкаларны искә алды.