Әйтергә кирәк, күргәзмә авторы ТР Фотографлар берлеге вәкилләре өчен башкалага эшлекле сәфәрне бушлай оештырды. Комфорт белән бик яхшы автобуста бардык, даһи шәхесләребез яшәгән «Мосфильм» кунакханәсендә тукталдык. Моның өчен язма башында ук мәрхәмәтле хәйриячегә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ни дисәң дә, әле Татарстанның башка иҗат әһелләре тупланган берлекләрдә андый олы җанлы шәхесләр бар микән соң ул?! Һичшиксез, Сергей Алексеевич – күпләргә үрнәк булырлык бит!