Хезмәте белән туган җирен данлаган, туган туфрак төшенчәсенең кадерен белеп эшләүчеләр хакында «җир улы» диләр. Арча районы Югары Курса авылыннан Рәсим Хәбибуллин – нәкъ шундыйлардан. Яшь булуына да карамастан, үз эшен яхшы белә. Хәзерге вакытта агроном егет бабасы, әтисе юлын лаеклы дәвам итә. Уңышларының нигезендә җирне ярату тора, дип саный ул.
«Кечкенәдән җир эшен күреп үстем»
Рәсим «Курса МТСы» ширкәтендә алтынчы ел агроном булып хезмәт куя. 2019 елда Казан дәүләт аграр университетын тәмамлагач...