Алдан борчылырга ярамый, диләр бит әле. Хак әйтәләр. Бу фикернең дөрес булуын үз тәҗрибәмдә күптән түгел генә ачыкладым. Узган ел, «Алтын Каләм» фестивале үткәрелмәячәк, дигән хәбәр чыккач, кәефем нык төшкән иде. Ничек инде ул? «Идел» («Волга») яшьләр үзәгендә каләмдәшләр, остазларыбыз даирәсендә узган бәхетле мизгелләр бүтән кабатланмасмы, дип көрсендем. Борчылуым гына юкка булган. Менә бит – XXVIII «Алтын каләм» республика балалар һәм яшүсмерләр фестиваленең пресс-конференциясендә утырам.
«Алтын Каләм»не үткәрми калып...