13 апрелендә Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында көч куллану нәтиҗәсендә үлем билгеләре булган 56 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Алдан ясалган медицина тикшерүеннән күрсәткәнчә, үлем сәбәбе - баш мие эчендәге җәрәхәт.
Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татарстан-24» сайты хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, һәлак булган кешенең 53 яшьлек тормыш иптәше шикләнелә. Кичтән алар алкоголь кулланган һәм алар арасында конфликт чыккан.