Казахстан белән чиктә урнашкан хосусый сусаклагыч су җибәргән, Орскига яңадан су килергә мөмкин, дип хәбәр итте Орск мэриясе Telegram-каналында.
«Казахстан чигендәге шәхси сусаклагычта дамбалар аша су җибәрелде. Су Орскига Мендыбай елгасы үзәне буйлап килергә мөмкин. Тукай бистәсен су басу куркынычы бар. Эвакуация игълан ителде», – диелә хәбәрдә. Халыкны 17нче һәм 88нче мәктәпләр базасында вакытлыча урнаштыру пунктлары кабул итәчәк, дип яза «РИА» Новости.
Без су чолганышында утырабыз, беркая чыга алмыйбыз.