Төньяк Осетиядә 22 ноябрьдә коточкыч юл һәлакәтендә 4 ир-ат үлгән. Владикавказ шәһәре янында авариядә юстиция министры урынбасары булып эшләгән ир-ат гаепле, дип фаразлыйлар. Ул атны урап узмакчы булган, дип яза «Комсомольская правда».
Түбән Бирагзанг бистәсе янында авария турында Республика прокуратурасы хәбәр итә. Ведомство тикшерү барышын контрольгә алган.
Якынча белешмә буенча, «Мерседес Бенц» машинасы Владикавказ-Алагир трассасында атка бәрелә. Аннары машина каршы як полосага чыга...