Красноярск краенда Красная Сопка авылында яшәүче гаиләдә 4 бала агуланып үлде. Әниләре бишенче баланы көтә иде. Хәзер ул сау-сәламәт малай тудырган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Сабый 8 ноябрьдә Ачинск хастаханәсендә дөньяга килгән. Бала белән ананы өйләренә җибәргәннәр.
Коточкыч фаҗигадән соң бу гаилә күрше авылга күченгән.
Фаҗига 21 сентябрьдә иртән була. Күп балалы гаилә алдагы кичтә пилмән һәм тавык ашый. 3 көн өчендә бер-бер артлы 4 бала – 13 яшьлек малай һәм 3 кыз үлә.