Хакасия хоккейчысы Артем Торточаков, бар янында сугышканнан соң, һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән яза.
37 яшьлек спортчы Абакан хастаханәсендә 4 ноябрьгә каршы төндә үлә. Ул төнлә барда булган. Артем билгесез кеше белән талаша, аннары алар бардан чыга, Яшьләр сараена таба китәләр. Тик тынычлана алмыйлар, сугышырга тотыналар. Имгәнгән Артемны хастаханәгә китерәләр, иртән ул үлә. Аның 2 кызы ятим калган.
Әлегә беркемне дә тоткарламаганнар, шаһитларны сораштыралар, тикшерү бара.