Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә машина йөртүче кызның аяклары антифризга пешкән. Ул, барган килеш, машинадан төшеп калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
25 яшьлек кыз «Лада Калина» машинасын йөртеп барган чакта, кайнар антифриз түгелә, кызның аяклары пешә, һәм ул машинасыннан сикереп төшә. Йөртүчесез калган «Лада» исә берникадәр вакыт хәрәкәтен дәвам итә һәм коймага бәрелеп туктый.
Авариянең сәбәбе – салонны җылыта торган системада көпшә өзелү, дип әйткәннәр Эчке эшләр министрлыгында.