Хокук сакчылары җырчы Элвин Грейга (Радик Юльякшин) Тикшерү комитетына повестка бирергә тырышканда төшерелгән видео бүген социаль челтәрләрдә таралды.
«Mash» мәгълүматлары буенча, Радик Юльякшинның хатыны Инзилә вазифаи затка ришвәт бирүдә шикләнә. Янәсе, ришвәт ярдәмендә ул имтиханнарсыз автомобиль белән идарә итү хокукы алырга җыенган.
Видеодан күренгәнчә, Радик Юльякшинны хокук сакчылары 4 февраль төнендә аэропорт янында тоткарлаган. Җырчының ялдан Уфага кайткан вакыты булган.