(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «ТНВ» телеканалы «Россия иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) федераль телеканалында актив тормыш позицияле кешеләргә багышланган тапшыруларга өстенлек бирәчәк. Бу хакта ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат Әминов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.
Бүген ТНВ тапшырулары ОТРда өч сәгать тәшкил итә, алга таба биш сәгатькә җиткерү ниятләнә. «Төп тренд — каналга актив тормыш позицияле кешеләрне җәлеп итү, шундый кешеләргә багышланган шоулар.