Красноярск өлкәсенең Ужур районындагы Крутояр авылында янгында 3 яшьлек малай һәм аның анасы янып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Фаҗига 15 майда була. 36 яшьлек хатын өйдә үк үлә, бала ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.
Өлкә буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.
Ведомство белешмәсе буенча, шәхси йортта бер гаилә яши. Фаҗига вакытында өйдә 3 яшьлек бала, аның анасы була. Әти кеше эшкә киткән, 10 яшьлек олы уллары бабаларында була.
...