(Казан, 25 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Кичә самолет белән Нью-Йорктан кайткан Идел буе федераль округы кешеләрен Татарстан обсерваторына урнаштырганнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«99 пассажир өчен Удмуртия, Татарстан республикалары, Чиләбе, Самара, Ульяновск, Свердловск өлкәләре һәм Пермь крае Хөкүмәтләре Уфадан төбәкләргә автобус рейслары оештырды», дип яза басма.
АКШтан «Аэрофлот» авиакомпаниясенең SU 1258 рейсы белән Идел буе федераль округында яшәүче 126 кеше кайткан.