Моннан нәкъ биш ел элек күренекле татар артисты Әзһәр Шакиров үзенең 75 яшьлеге уңаеннан оештырылган юбилей кичәсен әнисе турында истәлекләрдән башлаган иде. 80 еллыгы уңаеннан әзерләнгән юбилей кичәсе дә нәкъ шундый ук әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Бу юлы күренекле актер әтисе турында сөйләде. Текстлар – артистның «Язмыш» китабыннан.
«Бер игелекле эш эшләдем. Игелекле милләттәшләрем ярдәмендә, юкка чыккан авылыбызның зиратын яңадан эшләттем. Мин бу дөньядан киткәч тә әти-әниемнең...