Уфа шәһәрендә яшәүче 94 яшьлек Валентина Р. га аш серкәсе эчерткәннәр. Фатирына яшәргә керткән кешеләр әбидән шулай котылмакчы булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Дөм сукыр әби Инорс микрорайонында үз фатирында яши. Аңа танышы квартирантлар кертергә киңәш итә. Шуннан соң бу әби үзе янында яшәргә элеккеге союздаш республикадан килгән ике ир-атны фатирга кертә.
Соңрак киңәш биргән таныш хатынның үз сәбәпләре булуы ачыклана. Ул миграция хезмәтендә эшләүче икән. Ә әби бик карт...