Элвин Грей: «Татар җыры бар дип, горурлык белән әйтеп була»
«Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев фестивальдә ел дәвамында иң популяр җырлар булачагын әйтте
— «Татар җырын»да егерме ел дәвамында иң популяр җырлар башкарылачак. Безнең фестиваль аркылы 200дән артык җырлар яңгырады, татар эстрадасындагы күп җырчы безнең компания белән эшли. Без чын күңелдән халкыбыз өчен, татар телен, мәдәниятен, җыр сәнгатен алга күтәрү һәм саклау өчен өлешебезне кертүгә бик шатбыз.