(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Чикләвек» интеллектуаль уены узды. Биредә татар мәдәниятен, тарихын, телен һәм әдәбиятын, шулай ук Россия һәм чит ил татарлары һәм мөселманнары тарихына уникаль өлеш керткән күренекле татар шәхесләрен белү мөһим. Бу хакта оештыручыларның берсе Илназ Исмәгыйлев хәбәр итә.
7 декабрьдә квиз өченче тапкыр узды һәм рекордлы санда катнашучылар җыйды. Чара башланырга бер сәгать алдан ук Әсәдуллаев йортының тантаналы залы үзенең беренче кунаклары өчен ишекләрен ачты.