Чиләбе һәм Курган шәһәрләрендә коточкыч авариядә ике бала һәлак булган. Аларның әниләре машина белән каршы як полосага чыга. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Машина белән идарә итүче 30 яшьлек хатын – ике бала анасы – карлы юлда идарәсен югалта. Салонда аның 5 һәм 8 яшьлек ике баласы, 17 яшьлек кыз туганы була.
Курган өлкәсе ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, 4 ноябрьдә Шумиха – Усть-Уйское юлында көндезге 12ләр тирәсендә була. «Фольксваген» автомобиле башка машинага бәрелгәч, юл кырыена төшеп киткән.