(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). 17 гыйнварда «Татар-информ» да сукырлар өчен сәламәтләндерү курсалары оештыру буенча матбугат конференциясендә «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова инвалидларның күпчелеге суицид ясар хәлдә булуларының сәбәбен атады.
«Ялгызлык, бер кешегә дә кирәк булмау, бер әйбер дә эшли алмау, аларны ахыргы чиккә җиткерә. Күбесе суицид ясар хәлдә. Әлеге проблемадан чыгу юлы — социальләшү. Бу бик авыр. Бу җәмгыяттән дә, инвалидның үзеннән дә тора.