Ни гаҗәп, ТАССРда милли кино Казанның Юнысовлар мәйданыннан башланган. Бу Иске татар бистәсендәге данлыклы мәйдан. 1913 елда биредән Тукайны соңгы юлга озатканнар. Шушында Тукай музее эшли. Монда Тукай исемендәге кинотеатр эшләп килде.
«Чаткы» — Казанда беренче милли кинотеатр
1924 елда Казанда «Татар милли кинотеатры» барлыкка килә. Соңрак кинотеатр «Чаткы» исемен ала. 400 урынлы залда татарча титрлар белән фильмнар күрсәтелә. Ниндидер сәбәп белән татар теленә титрлар булмаса, кинотеатрда...