(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 7-8 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка багышланган «Илhамият» V Халыкара сөйләм һәм вокал сәнгать фестиваль-конкурсы була. Анда Пермь, Төмән, Әстерхан, Башкортстанның төрле шәһәрләреннән, шулай ук Үзбәкстан, Төрекмәнстаннан һәм башка дәүләтләрдән вокалистлар катнаша. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Фестивальнең бурычы — сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне табу һәм аларга ярдәм итү.