Омскида азанны иң оста әйтүче яшьләрне бүләкләделәр (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Омск шәһәренең Беренче Җәмигь мәчетендә яшьләр арасында азанны иң матур әйтү буенча бәйгегә нәтиҗә ясадылар. Омск өлкәсе һәм шәһәрендә яшәүче мөселман яшьләре өчен әлеге бәйге беренче тапкыр үткәрелгән. Катнашучылар өч яшь категориясендә көч сынашкан. Омск шәһәренең Җәмигь мәчете Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителүенчә, 6-10 яшьтәгеләр арасында беренче урынны Дияр Иманкулов, 11-14 яшь категориясендә — Диас Ильясов, 15-18 яшьтәге катнашучылар арасында Илдар Хәйдаркин алган. Читать полностью...
«Наука в школе: реальность или иллюзия»: в Технопарке Физтех-лицея им. П. Л. Капицы эксперты выяснили, могут ли школьники заниматься наукой