Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы халкы: «Бер-бер артлы балаларны күмәбез...»
10 апрельдә кичке 11нче яртылар тирәсендә Казанның Танк урамында көчле һаләкәт булды. «Лада» машинасы баганага бәрелеп, урталай диярлек бөкләнгән. Автомобильдә булган яшьләр барысы да Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылыннан.
Машина белән 18 яшьлек Ранель идарә иткән. Ул югары тизлектә бордюрга менгән, аннары машина баганага килеп бәрелгән. Ранель һәм 21 яшьлек пассажир кыз Диана һәлакәт урынында ук үлгән.