Новосибирск районы хастаханәсендә ай ярымлык малай үлгән. Чистоозерное авылында яшәүче яшь гаиләдә туган сәламәт бала 2 көн эчендә вафат була. Әти белән әни кеше табибларны гаепли. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Баланың атасы Денис сүзләренчә, сабый 17 ноябрьдә йөткерә башлый. Температурасы булмый, гомумән, хәле нормада була. Алар педиатр чакыра, табиб күрсәтмәләр бирә. Баланың хәле начарланса, хастаханәгә барырга куша.
«Икенче көнне подгузниктагы сидектә кан таплары бар иде.