Новосибирск өлкәсендә яшәүче хатын бер ел элек абыйсын җирли. Ул чакта мәетнең башы булмый. Бер ел узгач, бу хатын абыйсының башын таба. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Ольганың абыйсы Андрей 2021 елның 19 июнендә югала. Видеокамера язмаларында аны дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз алып китеп баруы, Андрейның ярымшәрә булуы күренә. Ир-атларның берсенең кулында мылтык була. Соңрак Андрейның мәетен зират тирәсендә табалар.
«Кулында мылтык булган ир-атны тоткарладылар, ул абыйга атуын әйтте», – ди Ольга.