Ногинск шәһәре янындагы авылда 14 яшьлек кыз 6 яшьлек энесен балта белән чабып үтергән. Аннары баланың каны белән стенага төрле тамгалар билгеләп, ритуал ясарга маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Кудиново авылында 6 яшьлек малай мәетен табалар. Аны үтерүдән шикләнеп, 14 яшьлек апасын тоткарлыйлар.
«Төш вакытында әти-әнисе Мәскәүгә китә, алар үзләренең ата-анасы янына бара. 14 яшьлек Александра һәм аның 6 яшьлек энесе Вова кала (балаларның әниләре – бер, аталары төрле).