Гауга-низаг диеп атый алмыйм, шулай да Казанда дүрт көн гөрләп барган «Тормыш стиле – мәдәни код» II Этно-fashion фестивалендә катнашучыларда ризасызлык тудырган бер мизгелнең шаһиты булырга туры килде. Туй үпкәсез булмый дип, игътибар итми дә калырга булыр иде, бәлки. Әмма проблема бар икән, аны уртага салып фикерләшү хәерлерәктер. Чөнки проблема ут күршеләребез – башкорт кардәшләр белән мирас бүлешүгә барып тоташа.
Проблема килеп чыгу сәбәбе – fashion-күрсәтүдә «Милли хәситә» берләшмәсе җитәкчесе...