Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә җырчы, РСФСРның халык артисты, композитор һәм продюсер Ренат Ибраһимов белән хушлаштылар.
Җеназа намазы 16.30 сәгатьтә башланды, аны РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин укыды.
Элегрәк РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев, Москонцертның продюсерлык үзәге солисты Вера Берадзе һ.б. мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан иде.