Бүген Арча районы Мәдәният йортында «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Бәйге Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе, Арча район Мәдәният йорты һәм Арча мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Бәйгенең сайлап алу туры 5-19 май аралыгында онлайн форматта узган. Жюри составында Арча районы имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин...