Татарстан Россиянең урта полосасына керә. Биредә кызыл чөгендер белән кишерне сентябрьнең икенче яртысында – октябрь башында алалар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.
Уңышны һава торышына карап җыялар. Температура нуль градуска кадәр төшкәнче, кызыл чөгендерне алырга кирәк. Кишер исә -2..-3 градус салкыннан курыкмый. Яшелчәләрне коры көнне алсаң, алар озаграк сакланыр.
Кишер яфраклары саргая, шиңә башласа, кишердә җепсыман тамырчалар барлыкка килсә, аны алырга вакыт җитте дигән сүз.