Сабан туен саклыйк.
Сабан туе һәр татарның генында сакланып калган милли кодны уята торган милли бәйрәм булырга тиеш.
Сабан туе – татарны саклап калып була торган мөмкинлек.
Татарны җыйган бары тик Сабан туе гына калды. Аны да югалтсак, безнең ниебез калыр?
***
Сабан туе турында фикерләремне җиткергәнче, үзем белән булган бер хәлне сөйлим әле.
Сабан туе вакытында авылда булырга туры килде. Бераз күңелсез – остабыз кичен «Сабан туена барам» дип кайтып китте.