Краснодар шәһәрендә балалар өчен бушлай татар теле дәресләре була (Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Краснодар шәһәренең «Болгар-К» татар җәмгыяте татар теле дәресләрен оештырган. Татар теле дәресләре бушлай булачак. Дәресләрне Раилә Яриәхмәтова укыта. Бу турыда «Болгар-К» татар җәмгыятенең Инстаграм битендә хәбәр ителә. Баланы татар теле дәресләренә яздыру өчен җәмгыятьнең Инстаграм битендәге сылтама буенча кереп язылырга һәм форманы тутырырга кирәк. Читать полностью...