(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Сургут шәһәре татар милли мәдәни мохтарияте кичке утырышка җыелды. «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясен Сургут шәһәрендә оештыручыларга, диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта Сургут татарлары өчен истәлекле вакыйга, мәдәни чарага әзерлек турында да фикер алыштылар. 1 декабрьдә узачак концертта «Сандугач» җыр-бию ансамбле, Казан, Яр Чаллы, Когалым шәһәре йолдызлары чыгыш ясаячак.