Миңнеханов: «Татьяна көне чын мәгънәсендә студентлар туганлыгы символы булып тора» (Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортлары укучыларын Россия студентлары көне, ягъни Татьяна көне белән котлады. «Россиянең беренче университеты төзелгәннән бирле Татьяна көне чын мәгънәсендә студентлар туганлыгы символы булып тора. Татарстанда бу бәйрәм 140 меңнән артык студентны берләштерә. Без талантлы, амбициоз, актив тормыш позицияле яшьләребез белән горурланабыз. Безнең студентларның белем бирү өлкәсендә генә түгел, фән, спорт, сәнгать өлкәсендә дә уңышлары хөрмәт уята. Читать полностью...