Рөстәм Миңнеханов: Һәр кече нефть компаниясе җитди салым түләүче булып тора (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Алар кече нефть компанияләренең агымдагы елның 9 аенда эшенә йомгак ясадылар һәм ел азагына кадәр бурычларын билгеләделәр. «Һәр кече нефть компаниясе җитди салым түләүче булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов киңәшмәнең катлаулы социаль-икътисади вәзгыятьтә узуын билгеләп үтте. Читать полностью...