(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләр саны буенча мәгариф мәсьәләләре өстенлек алып тора. Бу хакта Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында ТР балалар омбудсмены Гүзәл Удачина сөйләде.
«Кызганычка, вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгатьләр саны буенча беренче урында — мәгариф мәсьәләләре буенча шикаятьләр. Барыннан да элек, балалар арасында конфликтлы вәзгыятькә түгел...