(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килде. Бүген анда «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар була. Дәүләт башлыгы яңа җитештерү линияләрен карый һәм тантаналы митингта катнаша, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздыра. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Владимир Путин Татарстанга килде, «Бигеш» аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды», - диделәр матбугат хезмәтендә.