(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Атлантик циклоннар китергән җылы һава торышына алмашка атнаның икенче яртысында Татарстанга суыклар килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә, 10 декабрьдә, һава шартлары үзгәрешсез калачак. 11 декабрьдән көннәр суытачак. Төнлә республикада явым-төшем көтелми, термометр баганалары нульдән 6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә төбәккә төньяк циклондагы салкын атмосфера фронты килә.