21 июньдә мин «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамовка ияреп Башкортстанга экспедициягә чыгып киттем. Максатыбыз – татар халкының бөек шәхесләре белән бәйле урыннарны күрү һәм чын башкорт районнары белән танышу иде.
Безнең маршрут өч өлешкә бүленде. Беренчесе – 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышында Емельян Пугачевның көрәшчесе Бәхтияр Канкаев эзләрен өйрәнү булды. Икенчесе – татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафури, Башкортстан...