Нурмөхәммәт абый белән Гөлгәйшә апаның гаиләләре ишле булды. Җиде бала карап үстерделәр алар, өч малай да дүрт кыз. Юклык чаклар иде. Ашарга ризык, кияргә кием юк дигәндәй. Ирле-хатынлы колхозда төрле эшләргә йөрделәр. Колхоз түләгән эш хакын чамалый торгансыздыр инде. Ни гаҗәп, балаларның барысы да үсте, шалкандай таза булдылар. Хәзерге балалар белән чагыштырырлык түгел. Бүген ата-ана ни генә кыланмый бала өчен. Катлы-катлы киендерә, тәмледән-тәмле ашата, китапка карап кына тәрбияли. Сау-таза булсын дип...