Бүген, 8 декабрьдә, Яңа Чишмә мөхтәсибәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан районкүләм мөслимәләр арасында «Тарихны бел» бәйгесе үткәрде.
Бәйгене Яңа Чишмә районы имам мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Ашрапов һәм Яңа Чишмә Үзәк мәчете имамы Раил хәзрәт Фәгыйзов катнашучыларны сәламлзде, Сөлчә Баш авылы имамы Газизулла хәзрәт сүрәләр укып дога кылды. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Чараны Яңа Чишмә мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рамилә Вәлиуллина алып барды.