Түбән Камада уникаль проект – «Рубаха» арт-кластерын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла. Аның төп максаты - иҗади кешеләргә, микробизнес вәкилләренә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эшләү өчен мөмкинлекләр тудыру. Биредә түбәнкамалылар иҗатта, бизнеста һәм социаль проектлар үткәрүдә үз потенциалын тормышка ашыра ала.
«Рубаха»да 18 яшьтән өлкәнрәк «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр»гә социаль ярдәм күрсәтү буенча тернәкләндерү чаралары уздырыла. Реабилитацияләүнең төп максаты - талантларны ачу...