Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе активисты, бокс буенча Россия спорт мастеры Дамил Шәрәфетдинов «Наше Дело» турнирында авыр үлчәү категориясендә финалга чыккан. Ул Омар Айдемиров белән көрәшкән.
Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе Дамил Шәрәфетдиновны гран-при кубогында финалга чыгуы белән котлаган. «Дамил үзенең татар булуы белән горурлана, күпләр өчен үрнәк булып тора. Безнең автономияне медиа киңлегендә таныта. Турнир өч раунд дәвам итте һәм, хөкемдарлар карары белән...