1 октябрьдә Сахалин өлкәсе Успенское полигонында мобилизацияләнгән кешеләр өчен «Сахалин Zа Наших» дип исемләнгән акция үткән. Бу хакта «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе, Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова хәбәр итте.
Фото: © Зәкия Вәлитованың шәхси архивыннан
Акциядә катнашучылар полигонда балалар катнашында концерт куйганнар, кунакларны төрле милли ризыклар белән сыйлаганнар.
«Сез безне яклаучылар. Без һәрвакыт сезнең белән. Бүгенге чарада күп төрле диаспора вәкилләре катнаша...