30 сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 юбилей театраль сезонын ача. Бу уңайдан тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы – «Йосыф» спектакле тәкъдим ителәчәк.
17:30 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы узачак. Режиссер – Булат Гатауллин, идея авторы һәм хореограф – Елена Музеева, дип хәбәр итә Кариев театры матбугат хезмәте.
«Теләсә нинди эшне, иҗади проектны уртак тырышлык белән генә тормышка ашырып...