Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлыгы Александр Козлов белән очрашты. Республиканың Хөкүмәт Йортында узган очрашуда яклар «Экология» илкүләм проектына кергән федераль проектларның һәм Татарстанда җирле сулыкларны саклау өчен үткәрелә торган башка чараларның үтәлешен бәяләде.
Очрашуда шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Сотников һәм Россиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм Татарстанның...